13 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда 11 айда 375 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән
Татарстанда 2025 елның беренче 11 аенда 375 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу 2024 елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Шул хактагы мәгълүматларны Татарстанстат республиканың социаль-икътисади хәле турында бастырылган докладта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе халыкара активлык дәрәҗәсе буенча лидер булды
Рөстәм Миңнеханов халыкара активлык дәрәҗәсе буенча лидер булды. «Минченко консалтинг» тикшеренүендә әйтелгәнчә, Татарстанның халыкара көн тәртибе аерым визитлар белән генә чикләнми, ә системалы һәм даими характерда алып барыла. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы яза.
-
Яңалыклар
Казанда штрафларны кире кайтару өчен онлайн гаризалар бирү өчен цифрлы хезмәт эшли
Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе үзенең рәсми сайтында артык түләнгән штрафларны кире кайтару өчен онлайн рәвештә гариза тапшыру мөмкинлеге бирә торган цифрлы хезмәтне эшләтеп җибәрде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның элеккеге остазы Рәхимов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның «Рубин» футбол клубының элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимовны кабул итте һәм аңа уңышлар теләде. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанның төп чыршысын 15 гыйнварда сүтә башлаячаклар
Казан гаилә үзәге янында урнаштырылган шәһәрнең төп чыршысын пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда, сүтә башлаячаклар. Бу хакта Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләячәкләр
Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләргә ниятлиләр. Беренче чиратта авыл җирлекләрендәге бүлекләр яңартылачак. Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Фото
«Имәнлек» эко-паркында шугалак (фоторепортаж)
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Иран Президентының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Иран Президенты Масуд Пезешкианга массакүләм протестларда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары адресына кайгы уртаклашу сүзләре белән хат юллады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Кытайда КФУ филиалы пәйда булырга мөмкин
Кытайның Хайнань провинциясендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы ачылырга мөмкин. Кытай Коммунистлар партиясенең Дунфан шәһәре муниципаль комитеты секретаре Ли Айхуа шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта вуз ректорының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Менделеевск шәһәрендә балалар коеда үлгәннән соң «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләре тоткарланды
Менделеевск шәһәрендә ике бала һәлак булганнан соң «Таткоммунэнерго» компаниясенең ике хезмәткәрен кулга алганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Кукмара металл савыт-саба заводы»на мактаулы исем бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Күкмара металл савыт-саба заводы»на «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941–1945 еллар» дигән республика исемен бирү турында указ имзалады. Имзаланган документны рәис сайтында бастырып чыгардылар.
-
Яңалыклар
Татарстанда быел «Гаилә» илкүләм проекты буенча 30 объект төзелә һәм ремонтлана
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда гомуми финанслау күләме 1,94 млрд сум булган 30 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Башкалада яшәүче пенсионер домофон кодын алыштырыр өчен мошенникка 80 мең сум күчергән
Казанда яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Йокыдан уянуга дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына башлыйм»
«Халык көн саен сездән килгән яңалыкларны көтеп ала. Мин дә алар исәбендә. Йокыдан уянуга дөньяда, илдә, республикада барган вакыйгалар белән кызыксына, укый башлыйм, радионы да кабызам. Сез халыкка иң мөһим вакыйгаларны җиткерәсез». Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбутаты көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда аларны хезмәттәшләр дип атады.
-
Яңалыклар
Бала тудыру йортының баш табибы: «Эшемнән алуларын аңлыйм»
Новокузнецк шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 9 сабыйның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Хастаханәнең баш табибы Виталий Херасков «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, ул килеп туган хәлне белеп алуга ук тиешле чараларны күргән.